Җәйнең үтеп китүе бераз моңсу булса да, 1 сентябрь көнне күпләрнең күңелендә шатлыклы елмаю сизелә. Чөнки бу көн зур бәйрәм, Белем бәйрәме.
Мәктәпләр кабаттан укучыларын үзенә җыя, матур бәйрәмчә тантанада беренче сыйныфларны кабул итә. Укучы формасыннан киенгән, кулларына чәчәк букетлары тоткан балаларга сокланып туеп булмый. Әти-әнигә дә зур бәйрәм бүген, алар да балаларын озатырга киләләр. Кемнеңдер баласы соңгы ел мәктәптә укыячак, кемнекедер беренче сыйныфка килә. Шуңа күрә ата-аналарның да күңелен дулкынландыргыч хисләр били.
Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәптә дә бүген зур бәйрәм. Мәктәп эче, бүлмәләр балаларның шатлыклы тавышларыннан гөр килеп тора. Укытучылары укучыларын сагынганнар, һәркайсын кочаклап каршы алалар.
(Язмабызның тулырак вариантын газета битләренән укый аласыз).
Гөлназ Зарипова.
фото автордан.
Нет комментариев