ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Ивановна Егорова Балык Бистәсе районына даими рәвештә килә, халык белән очраша һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләмәләрен аңлата.
Бу юлы ул Анатыш авыл җирлегендә булды. Гражданнарны кабул итүдә уннан артык кеше катнашты.
Төрле сораулар бирелде, аларның бер өлеше интернет-кибетләр аша сатып алуларга кагылышлы иде. Мисал өчен, авылда яшәүче бер ханымның соравы мондый булды: "Заказ бирелгән товардан баш тарту мөмкинме һәм моны ничек эшләргә?»
- Интернет-кибетләрдә товарларга заказ биргәндә сез товарны тапшырганчы, шулай ук җиде көн эчендә алудан баш тарта аласыз. Әгәр язма рәвештә интернет-кибеттә сатып алынган товарларны кайтару шартлары һәм сроклары язылмаган булса, моны өч ай эчендә, ягъни 90 көн эчендә эшләргә мөмкин, — дип аңлатты Марина Ивановна.
Гаилә бер кибеттә биш төрле техника – савыт-саба юу, кер юу машинасы һәм башка товарлар сатып алган. Куллану процессында өч төре үзләрендә кимчелекләр күрсәткән. Ул мондый сорау белән мөрәҗәгать итте: "Бу очракта нишләргә?»
- Сез безгә бу товарларның документлары белән мөрәҗәгать итә аласыз. Без дәгъвалар проектын төзүдә һәм, мәсьәләләр хәл ителмәгән очракта, суд участокларына бирү өчен дәгъва гаризаларын әзерләүдә ярдәм итәчәкбез, - диде Марина Егорова. - Мондый очракларда, кагыйдә буларак, мәсьәләләрне судка кадәр хәл итәргә тырышалар. Чөнки сатып алучы судка мөрәҗәгать иткәндә башкаручыга күбрәк түләргә туры килә: неустойка, мораль зыян, шулай ук дәгъва суммасының 50 проценты һәм штраф санкцияләре, - дип аңлатты ул безгә.
Шулай ук товарларның бәяләре һәм аларны кассаларда түләгәндә бәяләрнең туры килмәве, азык-төлек товарларының сыйфаты буенча да сораулар булды. Бу сорауларга Марина Ивановна Егорова компетентлы җаваплар бирде.
Таңсылу Минһаҗева.
Нет комментариев