Сарымсакны ничек сакларга?
3 литрлы банканың төбенә тоз салырга кирәк.
Аннары шуның өстенә сарымсак тезегез. Сарымсак өстенә янә күп итеп тоз салыгыз һәм тагын сарымсак.
Банка тулганчы шулай бик күп сарымсак сыйдырырга була. Аннары бу банканы, өстен япмыйча, салкынча урынга куярга кирәк.
Сарымсак кипмәячәк тә, черемәячәк тә. Шул рәвешле 2 елга кадәр сакланган бу яшелчә ашларыгызны тагын тәмләтәчәк
http://almet-rt.ru/news/mgyyat/sarymsakny-2-elga-kadr-nichek-saklarga
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа