4 нче, 5 нче, 25 нче, 26 нчы апрель көннәрендә 8 дән 19 сәгатькә кадәр Россиянең барлык территориаль салым инспекцияләрендә салым түләүче–физик затлар өчен “Ачык ишекләр көннәре” үткәрелә.
Бу чара кысаларында салым службасы белгечләре физик затларның кеременә салым (НДФЛ) буенча декларацияне кем, нинди срокларда тапшырырга тиешлеге, салым ташламалары алу, Россия салым службасының онлайн-сервисларыннан файдалану турында тәфсилләп сөйләячәкләр. Гражданнарның милек салымнарына кагылышлы сорауларына җаваплар бирәчәкләр. Һәркем НДФЛ буенча бурычы булу, булмауны да ачыклый алачак.
Бу көннәрдә теләге булганнарга кирәкле документлары, мәгълүматлары булган очракта НДФЛ буенча салым декларациясен тутырып тапшыру мөмкинлеге тудырыла.
Моннан тыш граҗданнар Россия Федераль Салым службасының “Физик затлар өчен салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты”(“Личный кабинет налогоплательщиков для физических лиц») интернет-сервисында теркәлә алалар. Үзең белән шәхесне раслаучы документ һәм физик затны исәпкә кую турында белешмә (күчермәсе) алып килергә кирәк.
фотоderbrayon.ru
Нет комментариев