Сайлау көнне юбилярларны хөрмәтләделәр
Җәмгыять

Сайлау көнне юбилярларны хөрмәтләделәр

Анатыш авылының 2419 номерлы сайлау участогында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда зур активлык күзәтелде. Шунысы игътибарга лаек, дүрт кеше гомерләрендә беренче тапкыр тавыш бирде.

Сайлау участогында Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Ислямов һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов булды.

Алар гаилә парларын – Георгий Тимофеевич һәм Клавдия Николаевна Тимофеевларны, шулай ук Валерий Леонидович һәм Елена Александровна Смолиннарны – бергә яшәүләренең кырык еллыгы белән котладылар.


Юбилярларны котлау тантанасы Анатыш һәм Трой-Урай авыл җирлекләрендәге сайлау участокларында узды.


Нет комментариев