«Рәйдә» салаты ясау ЫСУЛЫ
Бу тәмле салатка мин юкка гына “Рәйдә” дип исем кушмадым. Чөнки мин аны Рәйдә апаларга – Рим абыйның туган көненә баргач язып алып кайттым. Тәмле дә, туклыклы да салат бу. Сез дә эшләп карагыз әле, дуслар!
Салат катлап эшләнә:
1 нче кат – тавык ите
2 нче кат – маринадланган опята гөмбәсе
3 нче кат – вак итеп туралган суган
4 нче кат – угычтан чыгарылган пешкән кишер
5 нче кат – вак угычтан чыгарылган сыр.
Һәр катка майонез ягасы.
фото ,чыганак http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/ryd-salaty-yasau-ysuly
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа