Рөстәм Миңнеханов пассажирлар үлеме уңаеннан кайгы уртаклашты
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов пассажирлар үлеме уңаеннан кайгы уртаклашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Шарм-эль-Шейх - Санкт-Петербург авиарейсы пассажирлары үлеме уңаеннан кайгы уртаклашты.

Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченкога телеграмма юллаган.

- Мисырда самолетның һәлакәткә юлыгуы уңаеннан Татарстан халкы һәм шәхсән үз исемемнән тирән кайгыгызны уртаклашабыз. Бу зур фаҗига - һәлакәт күп кешенең гомерен өзде, араларында балалар булу аеруча кызганыч. Чын күңелдән кайгырабыз, һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары белән хәсрәтләрен бүлешәбез, - диелә Президентның телеграммасында.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50436

Фото: http://img3.vashgorod.ru/uploads/images/news/t5/f1350.jpg


кайгы

Нет комментариев