Россиянең иң популяр автомобиле булып кайсы машина танылган?
Җәмгыять

Россиянең иң популяр автомобиле булып кайсы машина танылган?

Әлеге кызыклы мәгълүмат автосалоннарда сатылган автомобильләр саны буенча ясалган.

2016 нчы елның гыйнварыннан алып бүгенге көнгә кадәр иң популяр машина булып «КИА» автомобильләре тора икән. 106 708 «КИА» үз хуҗасын тапкан. Аеруча «КИА РИО» модельләре күпләп сатылган.

Икенче урында «КИА SPORTAGE» машиналары тора, ә өченче урында «КИА CEE'D».

Кулланучылар бу машинаны артык кыйбат булмаган бәясе, техник характеристикалары яхшы булу сәбәпле сайлауларын белдергән.

Чыганак: http://baltasi.ru/news/jamgyjat/1315.html


Нет комментариев