Россиядә даруларга бәяләр төшкән
Җәмгыять

Россиядә даруларга бәяләр төшкән

Россиядә 16 июльдән 22 июльгә кадәр барлык даруларга да бәяләр төшкән.

Бу хакта РИА Новости Росстат мәгълүматларына нигезләнеп яза.

Росстат мәгълүматларына караганда, бу вакыт аралыгында поливитаминнар – 0,3 процентка, левомеколь, безнең илдә җитештерелә торган анальгин, нимесулид, ренгалинга бәя 0,1 процентка арзанайган.

Ай башыннан анальгетикларга бәя 0,58 процентка, нимесулид - 0,05 процентка, левомеколь - 1,16 процентка, валидол - 0,33 процентка, ренгалин - 0,87процентка, эргоферон - 0,48 процентка, поливитаминнар 1,07 процентка арзанайган.

 

 

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/yaalyklar/rossiyad-darularga-byalr-tshkn

 


Нет комментариев