Республикада  июль азагында һава торышы кызуррак булырга мөмкин
Җәмгыять

Республикада июль азагында һава торышы кызуррак булырга мөмкин

Ай ахыры республикада яшәүчеләрне аномаль җылы һава торышы белән сөендерер.

ТР Гидрометүзәгенә сылтама белән «Татар-информ» МА хәбәр итүенчә, айның өченче декадасында уртача тәүлеклек температура климатик нормадан дүрт градуска югарырак булачак.

Әгәр гадәттә 21–30 июль чорларында Татарстан өчен уртача температура нормасы +20,3 °C, тәшкил итсә, июльнең соңгы көннәрендә термометр баганалары республика буенча уртача +24,3 °C һәм +24,9 °C дәрәҗәсендә булачак.

Искәртеп үтәбез, ай уртасы салкынча булды. Синоптиклар башта июль гадәттәгедән бераз гына — якынча ярты градуска гына җылырак булыр дип фаразлаган булсалар да, аның ахыры чын җәйге эсселек әзерли.

 


Нет комментариев