Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда Халыкара балалар көнендә зур чара узды

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Бу балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә истәлек-хатирәләрне кузгата торган матур, күңелле бәйрәмнәрнең берсе.

Без барыбыз да ерак, хыялый балачак иленнән килгәнбез. Күңелдә һаман да шаянлык, шуклык. Нәниләрен җитәкләгән әти-әниләр, оныкларын күздән югалтмаган дәү әниләр өчен дә бу бәйрәм кызыклы, мавыктыргыч.  
Әнә районыбызның “Яшьлек” стадионы быел да иртәдән балаларның шау-шулы, куанычлы авазына күмелгән. Бәйрәмне күңелле үткәрер өчен биредә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Балалар иҗат үзәге, сәнгать мәктәбе, китапханәләр системасы коллективы, район мәдәният йорты хезмәткәрләре аларга төрле бәйгеләр, уеннар оештырганнар. Асфальтка рәсем ясау, кәгазьләргә җәй рәсемен төшерү, “Без бер планетада йөрибез” дип исемләнгән карта буенча сәяхәт кылу – һәммәсе дә үзенә дәшә сыман. Бәйрәм белән тәбрикләргә килгән район башлыгы Илдар Таҗетдинов та әлеге мәйданчыкларны карап йөрде һәм оештыру дәрәҗәсенә югары бәя бирде. 
-Районыбыз данын төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда һәм спорт ярышларында яклаган балаларыбызның уңышлары белән без чиксез горурланабыз. Сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үссеннәр! Балалар - безнең киләчәгебез, якты өметебез! - диде ул үзенең котлау чыгышында һәм спортта, сәнгатьтә аеруча зур уңышларга ирешкән балаларга Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләрен тапшырды. 
Стадионның футбол аренасы исә үз тирәсенә җанатарларны да җыярга өлгергән. Анда 2006-2007 елгы балыкбистәлеләрдән ике команда һәм Ямаш авылыннан килгән  яшь спортчылар үзара көч сынашты. Велосипедчылар узышын күзәтүдән дә күпләр канәгатьлек алгандыр бу көнне.
Беренче карашка бик тиз үтеп киткән кебек тоелса да нәниләребез күңеленә үз матурлыгын салып өлгерде бәйрәм. Кояшлы, якты иртәнең җылысы ел буена җитсен,  каникуллар балаларга яхшы ял, кызыклы очрашулар бүләк итсен. Балалар туган җиребездә яшәүне зур бәхет, олы горурлык итеп тойсыннар.

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса