Район җирлекләрендә ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан  чаралар үткәрелә
Җәмгыять

Район җирлекләрендә ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан чаралар үткәрелә

18 нче декабрь көнне Корноухово мәдәният йортында китапханә белән берлектә ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан “Туган як моңнары” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде.

Туган ягы кирәк кешегә”, - дип яза Фәнис Яруллин. Башкача була да алмый, миңа калса. Туган җир, туган як, туган авыл - һәрбер кеше өчен иң кадерле, иң газиз сүзләрдер. Кайда гына яшәсә дә, кеше үзенең туган җирен сагынып яши. 
18 нче декабрь көнне Корноухово мәдәният йортында китапханә белән берлектә ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан “Туган як моңнары” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Тулысынча XX гасыр рухы белән сугарылган  әлеге чарага ТАССР елларында яшәп, андагы вәзгыятьнең үзәгендә кайнаган өлкән буын кешеләре белән беррәттән, пионер булып йөрү бәхетен татып калырга өлгергән яшьрәк буын да, ТАССР тормышын бары тик китаплардан карап, әби – бабаларыннан ишетеп кенә белгән үсеп килүче балалар да чакырулы иде. Күңелле уеннар, викториналар белән үрелеп барган кичәгә, “Рябинушка” һәм “Муза” үзешчән коллективларының чыгышлары  аерым бер бәйрәм төсмере өстәде. Чара барышында тәкъдим ителгән презентация тамашачыларны бөтенләй дә җанландырып җибәрде. “Егерме ике тиен торган “Эскимо”ның тәмнәрен, автоматларда гына сатыла тоган газлы суны бүлешә – бүлешә эчүләрне, кинотеатрларда караган һинд фильмнарын, пионер булып йөргән чакларны онытып буламени?” – дип хатирәләре белән уртаклаштылар. Бергәләшеп 70 нче, 80 нче елларда яратылып башкарыла торган җырларны җырлап, фильмнарны искә төшереп сизелмичә дә үтеп китте кичәбез.
 (Тулысынча газетадан укый аласыз)

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.


 


Нет комментариев