Район газетасына бүген, иртәгә язылып  була әле
Җәмгыять

Район газетасына бүген, иртәгә язылып була әле

Район газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу вакыты тәмамланып килә.

Билгеле бер сәбәпләр аркасында язылырга өлгермәүчеләргә ике көнлек мөмкинлек туды. 29 декабрьгә кадәр. Яңа елга үзеңә, якыннарыңа матур бүләк ясап ал, үкенмәссең!
Шушы калган ике көн эчендә почта бүлекчәләренә, почтальоннарның үзләренә мөрәҗәгать итә аласыз. Үз районың турында язучы газетасыз калу, аңа акча кызгану - үз өлешеңне үзеңә кызгану кебегерәк килеп чыга инде ул. Югыйсә, яртыеллык газета бәясен кайберләребез бер табын артында ук унлата чыгарып җибәрә.

Нет комментариев