Районыбыз мәктәпләрендә укучыларга һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә даими, максатчан эшчәнлек алып барыла. Бу җәһәттән, төрле оешма-учреждениеләргә экскурсияләр оештырыла. Узган атнада Балык Бистәсе гимназиясенең 5 А сыйныф укучылары район башкарма комитетының архив бүлегендә кунакта булдылар.
Архив бүлеге начальнигы Рушания Хәниева укучыларга архивның эшчәнлеге турында сөйләде. Биредә нинди документлар саклануы, аларның кешеләргә нәрсә өчен кирәк булуы турында бәян итте. Меңәрләгән документ арасыннан ничек итеп кирәклесен табып алуларын күрсәтте.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
И. Шакирҗанов.
Нет комментариев