Рамазан хәзрәт Хисаметдинов: " Гошер сәдакасын мохтаҗларга ел дәвамында бирсәң дә ярый."
Җәмгыять

Рамазан хәзрәт Хисаметдинов: " Гошер сәдакасын мохтаҗларга ел дәвамында бирсәң дә ярый."

Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте башлангычы белән 2017 елдан бирле үткәрелеп килүче гошер сәдакасын җыю кампаниесы тәмамланды.

Аның нәтиҗәләре буенча республика мөхтәсибәтләре арасында Балык Бистәсе янәдән беренче урынга лаек булды. Моңа, әлбәттә, районда эшләп килүче мәхәлләләребезнең, имамнарның, райондашларыбызның зур активлыгы белән ирешелде. Шул хакта тулырак сөйләвен сорап без район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдиновка мөрәҗәгать иттек.

Гошер – ул зәкятнең бер төре. Аның төгәл генә нисабы (ягъни күләме) булмаса да, елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү  фарыз (тиешле) санала. Ул, гадәттә, көзен уңышны җыеп алганнан соң башкарыла торган гамәл. Әмма аның төгәл вакыты юк. Гошер сәдакасын мохтаҗларга ел дәвамында бирсәң дә ярый.

Иң элек шуны әйтәсем килә, райондашларыбыз гошер сәдакасы җыюда бик активлык күрсәтәләр. Быел без 75 тонна яшелчә, җиләк-җимеш җыеп тапшырдык. Аны республикабызның “Мөхәммәдия”, 1000 еллык исемендәге мәдрәсәгә, Россия Ислам университетына, “Ярдәм”, “Мәрҗани” мәчетләренә, Татарстан Республикасы мөселманнар Диния Нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондына, Балык Бистәсенең Корноухово өлкәннәр йортына илттек һәм райондагы мохтаҗ гаиләләргә тараттык.
Авыл халкы гошер сәдакасы итеп бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, кабак, ташкабак, помидорлар, шулай ук күп итеп кышка әзерләнгән тозлы кыяр-помидорлар, җиләк-җимеш кайнатмалары алып килделәр.
Шуны онытмыйк, гошер сәдакасы ул безнең малыбызга бәрәкәт бирә. Гошер биреп, мин үзем ризыксыз калам дип уйлау дөрес түгел. Киресенчә, әгәр дә син гошерне генә түгел, гомумән башка сәдакаларны да ихлас күңелдән бирәсең икән, Аллаһы Тәгалә сиңа аларны икеләтә арттырып кайтара. Без шуңа омтылырга, ышанырга тиешбез. Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару бик саваплы. Гошерне элек-электән мәдрәсә шәкертләренә дә биргәннәр.
Ә инде аның фарыз булуына килгәндә, теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр  табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Аллаһының рәхмәтенә ирешү һәм киләсе ел уңышына нигез салу өчен Раббыбызның әмеренә буйсынып уңышның гошерен (уннан берен) бирү тиешле.
Балык Бистәсе мөхтәсибәтенең гошер җыюда республика буенча беренчелеккә чыгуы барыбыз өчен дә олы шатлык. Шуңа күрә гошер сәдакасы җыюда булышкан һәр мәхәлләнең имам-хатыйбына, алар сүзен итәгать итеп, Аллаһының әмеренә буйсынып уңышларыннан өлеш чыгарган райондашларыбызга, авыл халкына чиксез рәхмәтлемен. Шушы дөньялыкта кылган изгелекләре бәрабәренә дөньяви һәм ахирәти бәхет-сәгадәткә ирешсәләр иде.


Нет комментариев