Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәк китапханәсендә күңелле очрашу

Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Төркиянең халыкара бүләге, Азия һәм Африка илләренең «Лотос» премиясе, А.Платонов исемендәге, М.Шолохов исемендәге халыкара бүләкләр иясе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев белән очрашу кичәсе булып узды.

Кичәдә китапханәчеләр, Аксакаллар шурасы вәкилләре, тәрбиячеләр катнашты. Очрашуны үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Рәхимә Габдулхан кызы Рәшитова ачып  җибәрде. Соңыннан сүзне танылган шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күпсанлы җырлар авторы, күп еллар «Авыл офыклары» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән якташыбыз Вазыйх Фатыйхов дәвам итте. Барлык кунакларны район  администрациясе башлыгы исеменнән Балык Бистәсе район  мәдәният бүлеге башлыгы Кәримуллина Лилия Венеровна тәбрикләде. Чарада Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева да катнашты.

Эчкерсез әңгәмә вакытында райондашларыбыз үзләренең истәлекләре белән бүлеште, китап сөючеләр кунагыбыз Ринат агага кызыксындырган сорауларын бирде.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 
райондашыбыз Марсель Җәләлов очрашуны гармун моңнарына күмде. Әнәс Низамов, китапханәче Индира Илалова башкаруындагы җырлар кичәбезгә тагы да ямь өстәде.
Соңыннан Ринат ага китап сөючеләргә култамгалы китапларын өләште.
Иҗади кичә бик җылы, күңелле узды. Чарага килгән тамашачыларыбыз сөенеп, рухи азык алып, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар.
Тулырак язманы "Авыл офыклары" газетасы битләреннән укый алырсыз.

Автор Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса