Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Радик Ислямов һәм Данис Сатдинов Балык Бистәсендә капиталь ремонт барышы белән кызыксындылар

Район башлыгы Радик Ислямов район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Дамир Ризаев белән берлектә Балык Бистәсендә капиталь ремонт объектларында булды.

 Кайбер объектларда эш барышы графикларыннан сузыла. Башлык подрядчыларга эш темпларын арттыру турында кирәклеген әйтте. 
«ГрейтСтрой» подряд оешмасы яз башында гимназияне ремонтлауга кереште. Аның өчен барлыгы 146,6 млн.сум акча бүлеп бирелде. Бина һәм азык-төлек блогы капиталь ремонтлана.
Капиталь ремонт вакытында төзелеш-монтаж эшләре башкарыла. Аерым алганда, фундамент, цоколь һәм отмосткалар ремонтлана, түбә тулысынча алыштырылачак. Шулай ук түшәмнәр, этаж аралары һәм идәннәр, тәрәзәләр һәм ишекләр, уку биналарына керү капкалары, бинага  керү юллары, баскычлар яңартыла. Ишегалды һәм фасадны үзгәртәләр. Моннан тыш, капиталь ремонт электрүткәргечләрне монтажлау, штукатур, тышлау һәм буяу эшләрен үткәрүне күздә тота. 
"Яшьлек" стадионын капиталь ремонтлауга 27,48 млн. сумнан артык акча юнәлтелгән. Стадионда трибуналарны торгызу, түбәләрне һәм юлларны өлешчә каплау буенча эшләр алып барыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса