Быел апрель аенда Казан шәһәренең Оренбург трактында урнашкан ГАИ үзәгенә барырга туры килде.
Өч көн рәттән компьютер программасы чит өлкәләр белән эшләми, диделәр. Кәгазьләремне тотып бер читтә басып торам.
- Апа, сез кичә дә килгән идегез, ни йомыш? - дип, капитан Рафил Шакиров үзенә чакырып алды.
Документларымны карады да, «Хәзер, апа, көтеп торыгыз», - дип кереп китте. Өч егет бергә - капитан Шакиров, өлкән лейтенант Нотфуллин, майор Әхмәтшин - бүлмәдән бүлмәгә кереп, 10-15 минут эчендә бөтен документларымны җайга салып, эшен бетереп бирделәр. Хәзерге заманда танышсыз җирдә мондый игътибарлылыкның, кешелеклелекнең булуына ышанмый да идем. Таныш-белешең юк икән, бер кәгазь кисәге өчен бишәр-алтышар тапкыр йөрергә туры килә. Ә тирәннән уйлап карасаң, барысына да үзебез гаепле, чөнки майлаучы да, җайлаучы да, бозучы да фәкать үзебез. «Рәхмәтне кесәгә салып булмый», - дип шаяртып куяр кайберәүләр. Әйе, кесәгә салып булмый, ә кесәгә салган рәхмәт озакка барамы соң? Ә инде бер Аллаһының рәхмәте мең бәладән коткарыр, дигәннәр.
Егетләр, изгелекләрегез мең рәхмәт булып үзегезгә кайтсын, бәла-казадан сакласын. Гел шулай намуслы, тырыш, чын кешеләр булып калыгыз һәм тагын да биегрәк үрләр яулап, зур дәрәҗәләргә ирешегез.
Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА,
Лаеш районы
http://beznen.ru/basma/2016-30/kesege-salgan-rehmet-yahshirakmi-elle/
Нет комментариев