Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Профессиональ машина йөртүчеләрне имтихан тапшырырга мәҗбүр итәчәкләр

Ведомство башлыгы сүзләренчә, әлеге яңалык якын көннәрдә РФ Транспорт министрлыгы белән берлектә кертеләчәк.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Россия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев белдергәнчә, пассажирлар һәм йөк ташу өлкәсендә эшләүче профессиональ машина йөртүчеләрне квалификацияләрен раслау өчен имтихан тапшырырга мәҗбүр итәчәкләр. Бу хакта «Известия» газетасы хәбәр итә.

«Бу - юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру һәм аварияләр санын киметүдә уңай чагылыш табар дип өметләнәм», - диде Колокольцев.

Ведомство башлыгы сүзләренчә, әлеге яңалык якын көннәрдә РФ Транспорт министрлыгы белән берлектә кертеләчәк.

Моннан тыш Россия Эчке эшләр министрлыгы исерек хәлдә кабат рульгә утырган өчен җаваплылыкны арттыру инициативасы белән чыкты. Яңа закон проекты аларны өч елга ирекләреннән мәхрүм итүне күздә тота.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/07/151801/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев