Пенсионер бу хакта иптәшенә белдерә, тегесе гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы хезмәткәрләренә әйтә. Коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, газ хезмәте һәм табиблар тиз арада килеп җитә.
Хатыны Фәнзия әйтүенчә, пенсионер кызы үлгәч бик нык эчә башлаган. Гаиләсен һәм күршеләрен газаплый башлаган. Бу ир яшәгән фатирда ызгыш-талашлар даими күренеш. "Эчмәсә, адекват кеше, әмма эчмәгән чагы сирәк", - ди күршеләре.
"Аның түбәсе киткән, дәваланырга кирәк, ул беркемне дә тыңламый", - дип аңлата аның бу адымын хатыны Фәнзия журналистларга. Аның үзенә барыннан да күбрәк эләгә - ир еш кына хатынын фатирдан да куып чыгара. Шулай да аны хатыны күпмедер дәрәҗәдә "кысаларда" тота ала әле. Ә бу көнне, хатынының өендә булмавыннан файдаланып, ул бөтен шәһәрне аякка бастыра.
Ир психоневрологик диспансерга тикшерү уздырылырга җибәрелгән.
фото интернет чыганаклардан алынды.
Нет комментариев