Англиядә яшәүче Пол Диббинс аякларын өшеткәннән соң, аңарда диабетик табан чире башлана. Нәтиҗәдә аның аякларын тездән түбән кисәргә кирәк булып чыга. Әмма табибларның эше тыгыз булу сәбәпле операцияне гел кичектереп киләләр. Кабаттан 6 атна көтәргә кирәклеге билгеле булгач, сабырлыгы беткән ир-ат үзе бармакларын кисеп ташлый. Бер сәгать чамасында ул бу эше башкарып та чыга, соңрак хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Хирурглар аны "акылдан шашкан" дип атаса да, операцияне яхшы башкаруы өчен мактый. Хәзер аның аякларын кисәргә җыеналар.
Чыганак: http://www.almet-rt.ru
Нет комментариев