Онытылмас еллар авазы
Җәмгыять

Онытылмас еллар авазы

«15 февраль – Әфганчылар көне.  80 нче елларның иң шомлы вакыйгасы – Әфганстанда барган сугыш Бөек Ватан сугышыннан соң илгә килгән икенче кайгы. 9 ел 1 ай 19 көн барган канлы бәрелештә меңнәрчә яшь гомер өзелде.

 Уйлап кына карагыз, туган илгә 15 мең кургаш табут, 36 мең яралы солдат кайтты ул чакта.  Бары тик 1989 елның 15 февралендә генә  соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыгу бәхетенә иреште».

(Интернет чыганакларыннан)

 

“Сау гына йөреп кайт, улым, исәнлектә күрешсәк иде...” – әнисенең яшь аралаш әйткән сүзләреннән йөрәге дертләп китте егетнең. Тау-ташлы Әфганстан якларыннан хәвефле хәбәрләрнең җилдәй таралган вакытлары шул. Ике ел күп түгел, сизелми үтәр дисәләр дә, бер көннең айларга тиң булырын ул чакта кемнәр белсен...

1985 елның 20 апреле. Балык Бистәсе хәрби комиссариатыннан 8 егет белән бергә Урахча авылыннан Хәким Сөнгатуллин да «Татвоенкомат»ка кузгала. Чәчләре тигез итеп алынган, әллә шуңа да бер-берсенә охшаш 18 яшьлек егетләрдә җитдилек тә, үсмерлектән чыгып бетмәгән караш та бар. Шаярып сөйләшсәләр дә туган як ерагайган саен сагыш, җирсү үзен сиздерә.

Казанда тоткарланмыйлар, поезд икенче көнгә үк булачак солдатларны Пензага, аннан Үзбәкстан чиге Термез шәһәренә илтә. Биредә алар хәрби ант кабул итәләр.

–Безнең часть башта Термез шәһәрендә иде. Без инде үзебезнең ут эченә Әфганстанга керәсебезне белдек. Озак та үтмәде, безне Хайратон шәһәренә күчерделәр. Бу инде чыннан да Әфганстан җире, мәхшәр урыны иде,–ди Хәким, ул елларны искә алып.

Прицеп таккан КамАЗ машинасында йөк төяп Кабул, Баграм, Пули-Хумри шәһәрләренә барганда әлеге егетләрнең күңелендә ниләр булгандыр билгесез. Тау араларыннан һәр минут, һәр сәгать саен сагалаган үлем ядрәләрен кичкәндә исән калырмынмы икән, дигән шомлы уйлар да башларына керми калмагандыр. Бер батальонда булсалар да, төрле роталарга эләккән якташларның очрашканда кочаклашып күрешүләре, соңгысы булмаса ярар иде, дип бер-берсенең күзләренә тутырып караулары да гомернең бер генә икәнен искәрткәндер.

–Иркенләп хатлар язарга вакыт та тимәде. Әниләргә, туганнарга язылган хатларым кыскача гына: “Исән-имин, борчылмагыз, бар да яхшы”, дигән сүзләрдән торды. Ә ул вакытта җанда нинди утлар кайнаганын үзебез генә белә идек.

Күңел яраларын кузгаткан сүзләрнең дәвамы булып 10-20  тонна йөк төягән машиналар колоннасының Саланг кичүен үтүе, 2-3 километрга сузылган тоннель аша чыгулары күз алдына килә. Нәкъ куркыныч кинолардагы кебек. Әмма бу чынбарлыктан туган күзаллаулар. Йөкне бер шәһәрдән икенчесенә илтү берничә көнгә, хәтта атналарга сузыла. Машина алар өчен икенче өйгә - ашау-эчү, йокы урынына әверелә. Берсе икенчесен күздән югалтмаган, булган ризыгын уртаклашкан, бер-берсенә ярдәмләшеп торган хезмәттәш дусларның элемтәсе нык та, ышанычлы да була.

1987 елның 1 июлендә демоблизацияләнеп кайтыр юлга чыга Хәким Хәмит улы Сөнгатуллин. Термез-Ташкент-Мәскәү-Куйбышев чакрымнарын узып туган җиребезгә аяк басканчы бер атнага якын вакыт уза.

–6 июльдә, уттай кызу эш өсте – печән вакытында авылга кайтып төштем. Урамнан ашыга-ашыга атлыйм. Ишегалдында йөргән әти-әнине кочагыма алгач кына исән-сау кайтып җитүемә ышандым,–ди Хәким. Әфганстан шактый еллар төшенә кереп йөдәтә аның, саташып уянулар, йокысыз төннәре җан тынычлыгын ала.

...15 февраль—совет сугышчыларын Әфганстаннан чыгарган көн тарих битләренә әнә шулай үз язмалары белән кереп калды. Бу көнне сугышчы-интернационалистларның очрашып истәлекләрен, хатирәләрен барлау матур традициягә кергән. “Авырлыклар аша чыныктык. Әмма бу безне бердәмлеккә, гадилеккә өйрәтте. Кайтканыма 32 ел инде. Һәр елны әфганчы дусларыбыз, хезмәттәшләребез белән очрашабыз. Ярдәм кирәк чакта бер-беребезгә булышабыз”,–ди Хәким Сөнгатуллин һәм армиягә бергә киткән егетләрне санап үтә. Яңа Арыштан Хәлил Дәүләтшин, Олы Әшнәктән Әбүзәр Муллаәхмәтов, Госман Ибәтуллин, Тулуштан Марат Гыйсмәтуллин, Зиннур Сабиров, Чирмешәннән Нурислам Шаһивәлиев, Биектаудан Вәкил Зөлмиев, Котлы Бөкәштән Марат Гыймадиев кебек утны-суны кичкән ир-егетләр арасындагы дуслык җепләре елдан-ел ныгый.  Бердәм булып яши, бүгенге тыныч тормышның кадерен белеп көн күрә алар.

 

Фәрвәз Каюмова.


Нет комментариев