Олы Солтан мәдәният йортында Әфганчылар белән очрашу булып узды.
Җәмгыять

   Олы Солтан мәдәният йортында Әфганчылар белән очрашу булып узды.

         Олы Солтан мәдәният йортында Әфганчылар белән очрашу булып узды.   Очрашуны авыл җирлеге рәисе Рафис Сөнгатуллин Әфганстанда хезмәт иткәннәрне котлап аларга алдагы көннәрендә исәнлек саулык теләде. Сузне мәдәният хезмәткәрләре Люция Солтанова, Минсур Галиуллин белән китапханә мөдире Рәмилә Сөнгатуллина алды. Алар теләкләр теләп узләренең матур җырларын башкардылар. 

       Сәхнәгә үзенең яраткан гитарысы белән Рамил Сөнгатуллин  Әфганстан җырын башкарды.

-  Мин 1986 елның көзендә мотоманеврчылар группасында Әфганстанга кердем,- дип сөйләп китте Рамил. Бу вакытта сугыш 7 ел бара иде инде. Бандалар демократик  Әфганстанга каршы сугышалар, җирле халыкка гына түгел, безнең солдатларга каршы да бик күп hөҗүмнәр ясыйлар. Шулай ук совет чик сакчыларына каршы hөҗүмнәр ясыйлар иде,-ди ул. Хезмәҗте өчен күп кенә медалләр белән бүләкләнгән Рамил.

 - Мине 1980 елның июнендә армиягә  алдылар, 3 ай өйрәнүдән соң сентябрьдә Әфганстанга  җибәрделәр. “КамАЗ” машинасында йөрдем. Колонна белән ягулык ташыганда вертолетлар, як-яктан танклар саклап бара иде, - дип искә алды Миннур Минневәли улы Мөхәммәтшин. Әйе,  Миннурның искә алып сөйләгәндә күзләрендә яшьләр күренә. Сүзгә теләр теләмәс кенә Айдар Гайниевта кушылып китте. “Мин Даше шәhәрендә хезмәт иттем, БТР-70 хәрби машинада  2 ел засадада йөрдем. Шәhәрдән 50- 60 километр ераклыкта булган территорияне сакладык. Сугыш булгач төрле хәлләр була инде”,- дип сүзен тиз тоты Айдар. “За боевые заслуги”, “Воину – интернационалисту  от блогородного Афганского народа”, “70 лет Вооруженных сил СССР” едаллщре белщн бүләкләнә.

 Очрашу  түгәрәк остәл  артында чәй эчү белән тәмамланды.

Рамилә Сөнгатуллина,

 китапханә мөдире.


Нет комментариев