Олы Әшнәк талантлы шәхесләрне биргән төбәк. Республикага танылулы язучылар, журналистлар, артистлар чыккан аннан.
Күптән түгел Олы Әшнәк авылында Рәкыйп, Әхәт, Ринат Гаффаровлар туып-үскән йортка истәлек тактасы куелды.
- Әлеге шәхесләрнең балачагы, яшьлек еллары биредә үткән, тәүге каләмне дә шушы нигездә тибрәткәннәр. Алар - авылыбыз горурлыгы, - ди авыл җирлеге башлыгы Резидә Хөснетдинова.
Кечкенә генә эш кебек тоелса да, игелекле гамәл башкарылган. Әлеге урамның Гаффарлар урамы исемен йөртүе дә хөрмәт-ихтирамга лаеклы.
Нет комментариев