Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Елга авылының «Умырзая» балалар бакчасында семинар булып узды

Шушы көннәрдә Олы Елга авылының «Умырзая» балалар бакчасында “Балалар бакчаларында белем-тәрбия бирү эшчәнлегенең сыйфатын яхшыртуда Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартлары” дигән темага семинар булып узды.

Әлеге семинарга Татарстан республикасының укытучылар һәм тәрбиячеләрнең белем күтәрү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү бүлегенең өлкән мөгаллимәсе, педагогик фәннәр кандидаты Рузилә Абдуллина һәм Казан шәһәренең 68 нче номерлы балалар бакчасының  югары категорияле татар теле тәрбиячесе Чулпан Куренщикова килде. Эшлекле очрашу районыбыз татар балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашында үтте. 
Семинар “Умырзая” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең сәламләү чыгышыннан башланды. Алар тәрбияче апаларын матур җырлар, биюләр, шигырьләр белән каршы алдылар. Аннан “Умырзая” балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе Нурия Сәйфетдинова уртанчылар төркеме балалары белән “Бияләй  һәм перчатка”дигән интеграль  шөгыль үткәрде. Балалар дәү әнинең бияләйләренең парларын таптылар, шаян песи йомгаклары белән уйнадылар. Ә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Күчмә кошлар безгә яз алып килде”шөгылен югары квалификацион категорияле тәрбияче Рушания Сибгатова үткәрде. Балалар квест-уен рәвешле оештырылган шөгыльдә бик кызыксынып уйнадылар, явыз тылсымчы сихерләгән кошларга ярдәм иттеләр.
Мөгаллимә Рузилә Абдуллина “Федераль белем бирү программаларында үзгәрешләр”турында чыгыш ясады. Бу чыгыш бик күп сораулар тудырды. Тәрбиячеләр үз фикерләрен әйттеләр, сорауларын бирделәр. Аннары Чулпан Куренщикова ”Балаларны ике дәүләт телендә өйрәтүдә “Вее-Вот”логороботын инновацион SТЕМ-технология буларак куллану” исемле мастер-классын үткәрде. Тәрбиячеләр балалар урынында булып эшлекле уен-дәресләрдә катнаштылар. Бай эчтәлекле бу семинарга район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар бүлеге методисты Гөлнара Сабирова нәтиҗә ясады. Әлеге семинар-очрашу барыбыз өчен дә файдалы һәм эчтәлекле узды.

Рушания Сибгатова,
“Умырзая” балалар бакчасы тәрбиячесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса