Октябрьдә бакчада ниләр эшләргә кирәк
Октябрь – көзнең уртасы, шуңа да яздан көзгә кадәр бакча мәшәкатьләрен үз иңнәрендә тартып, бераз арып китүчеләр бу чорда ничек тә эшләрне тизрәк тәмамлап, ял итү турында уйлый. Тик... октябрь беркемгә дә иркенләргә ирек бирмәс, чөнки анда башкарасы эшләр бихисап.
Яшь бакчада
Биредә бар бакчаны сәнәк ярдәмендә казып, йомшартып чыгарга киңәш итә тәҗрибәле бакчачылар. Язын тагын да җимеш үсентеләре утыртырга исәбегез бар икән, чокырларны алдан ук әзерләп куегыз. Урта полосада алмагач үсентеләрен көздән утыртып калдыру яхшы. Аларны тычканнар кимермәсен өчен агуланган алдаткычлар калдырыгыз.
Җимеш бирүче бакчада
Сентябрь ахырында – октябрь башында кышкы сортлы алмаларны агачтан җыеп алырга кирәк. Боларга Лобо, Кортланд, Спартан, Мекинтош, Славянка, Звездочка, Россошанское полосатое, Память Мичурина, Богатырь, Северный синап һ.б. керә. Агачларның тирә-якларын, тамырларга зыян китермичә, казып-йомшартып чыгарга онытмагыз. Штамбларны һәм калын ботакларны иске, үле каезлардан чистартыгыз. Һәм барлык җыеп-кисеп алынган чүп-чарны җыеп яндырыгыз.
Өлкән агачларда еш кына куыш, тишекләр барлыкка килүчән була, аларны ямау кирәк булыр.
Күпләр бүген карлик агачлар үстерү белән мавыга башлады, ә алар вак-төяк үсентеләр бирүчән була. Менә шуларны юк итү – сезнең бурыч. Әгәр бакчада мүкләнгән һәм лишайниклар барлыкка килгән агачлар күрәсез икән, аларны тизрәк тимер купоросының 5 процентлы эремәсе белән сиптерегез (10 литр суга 500 грамм).
Октябрьдә коелган яфракларның исәбе дә булмый. Кемнәрдер аларны компостка салып кую җаен карый, ә менә белгечләр төрле чирләр һәм корткычлар күренгән яфракларны һичшиксез җыеп, яндырырга тәкъдим итә.
Артык картайган һәм үлеп баручы агачларны саклаудан файда юк: аларны казып алыгыз һәм урыннарына шул ук сорттагы яңаларын утыртыгыз. Әлбәттә, чокырлар тиешле зурлыкта чокылган, ашланган, яңа үсентене кабул итәргә әзер булырга тиеш.
Җиләк бакчасында ни эшләр бар?
Кара карлыган, крыжовник үсентеләрен нәкъ менә октябрь урталарына кадәр утыртырга киңәш ителә. Аларның һәр үсентесенә яртышар чиләк су салырга һәм тирә-якларын мүлчәләргә онытмагыз (бу максатка торф, тирес, черемә кулланыла). Тирес үсентегә тимәскә тиеш.
Айның тәүге яртысында җимеш бирүче куаклар да органик, фосфорлы һәм калийлы ашламаларга мохтаҗ була. Аларны туфракка тигезләп таратыгыз да, көрәк белән казып, катнаштырыгыз.
Карлыган һәм крыжовник тирәләренә кышка керер алдыннан тирәнлекләре 12-15 см. булган чокырчыклар яки канал ясап, шунда суны мулрак коярга киңәш ителә.
Күпләр крыжовник һәм карлыганны, ана куактан аерым ботакны җиргә күмеп, үрчетүне хуп күрә. Әгәр андый тамыр җибәргән үсентеләрегез бар икән, октябрьдә аларны даими урынга күчереп утыртырга соңга калмагыз.
Кура җиләге
Көзен кура җиләген суга туендыралар, җәй коры килгән булса, бу аеруча мөһим. Ай ахырында яшь куаклар арасына шпалералар урнаштырырга кирәк булыр. Җимешләрен биреп куандыручы куакларны бөгегез һәм 30-40 см. биеклектә бәйләп куегыз.
Газоннар
Бүген шәһәр бакчаларында гына түгел, авылда, йорт алдында да газон, альпинария һ.б. матурлыкны үстерүчеләр бар. Шулай ук кечкенә буалар, анда үрчетелгән балыклар саны да арта. Менә шуларның барсын да кышкылыкка әзерләү чоры җитте. Газоннарны, “Альпий таучыкларын” тазартырга, газонның зыянлаган урыннарына чирәм утыртырга, кипкән үсемлекләрне йолкып, аларның урыннарын ашламаларга кирәк булачак.
Төрле чирләргә һәм корткычларга каршы
Төрле куркыныч чирләр уятучыларны һәм корткычларны җиңү максатында октябрь ахырында агач һәм куакларны теләсә нинди минераль ашламаның югары концентрациясе белән эшкәртергә киңәш ителә.
Иң киң таралган ысул – мочевина. Аны 10 литр суга 500-700 грамм чамасы алалар. Әгәр бу вакытка яфраклар коелып өлгермәгән икән, аларның өстенә дә сиптерергә мөмкин. Аларга, шифалы матдәләренең барсын да агачка биреп, коелырга булышырга кирәк. Бигрәк тә ботакларның очларына мулрак сибегез, анда, гадәттә, тләләрнең йомыркалары урнашкан булучан. Шулай ук барлык ботакларны, кәүсә һәм агач тирәсендәге туфракны да эшкәртергә онытмагыз. Әйткәндәй, әлеге процедураны иртә язда тагын да бер тапкыр (март ахырларында) кабатларга кирәк булачак.
Сусыз – дөнья сансыз!
Бар бакча кышкылыкка суга баеп йокыга китәргә тиеш. Чөнки, әгәр үсентеләр суга сусап, хәлсезләнеп йокыга талса, кышкы салкыннар аларны корытачак, бу аеруча яшь үсентеләр өчен куркыныч тудыра.
Тирес кенә димә...
Ай ахырында агач һәм куаклар, шулай ук күпьеллык чәчәкләр төпләренә, кәүсә периметры буенча ( ә үзәгенә түгел) компост, тирес яки черемә кертергә тырышыгыз. Чия һәм сливалар төбенә өстәмә рәвештә шулай ук яртышар чиләк көл дә салыгыз.
Чәчәкләр бакчасында
Ай ахырында күпьеллык астраларны һәм хризантемаларны кисәргә, шулай ук алар төбенә көл кертергә киңәш ителә. Берәр стакан булса да көл дә салыгыз.
Розалар, клематисларны салкын төннәрдә ябу чараларын карый башлагыз, шулай ук пионнарның, көнчыгыш гибридларының (лилияләрнең), хризантемаларның, ирисларның төпләрен күмәргә онытмагыз.
Октябрьдә гадәттә лалә һәм гиацинт кебек суганчалы чәчәкләрне утырталар. Аларның барсын да утыртыр алдыннан ярты сәгать чамасы черүгә каршы булган препарат “Максим” яки “Фитоспорин” эремәсендә тотып алырга киңәш ителә. Һич тә булмаса, марганцовка эремәсе дә бара.
Суганчаларны утыртыр алдыннан казылган траншеягә башта компост, аннан 10 см. чамасы туфрак, аннан 2-3 см. тирәнлектә ком салына. Аннан берничә генә чеметем АVA ашламасы сибелә. AVA булмаса, 1-2 кашык көл кулланырга мөмкин.
Аннан чәчәкләрнең суганчаларын комга утыртып, өсләренә мул итеп ком сибегез. Ком өстенә тагын да 10 см. чамасы биеклектә җиңел туфрак яки торф сибәргә кирәк булачак.
Калий белән фосфор
Әгәр дә сез җәй ахырында кирәк кадәр күләмдә фосфор һәм калий кертергә өлгермәгән булсагыз, “поезд инде киткән” дигән сүз.
Бүгенге көндә әлеге ашламаларны кертүнең бер мәгънәсе дә юк. Бердәнбер юл – туфракка AVA ашламасы кертү. Чөнки ул суда эреми һәм, үз чиратында, көзге һәм язгы сулар белән туфрактан юылмый.
Казып алырга вакыт
Бу чорда тамырлы сельдерей, порей-суганын чокып алырга һәм брюссель һәм күчәнле кәбестәне кисеп алырга кирәк.
Форма бирү – изге эш
Җиләк-җимеш агачларын формалаштыру өчен иң уңайлы чор – көз ахыры. Ботакларны кисеп алганнан соң зеленка һәм водород перекисе белән эшкәртергә онытмагыз. Шуннан соң ук табиги майлы буяу белән буяп куегыз, шулай ук битум кулланырга да була (металл өчен кара лак). Бу эштә бакча сагызы да уңышлы кулланыла.
Сарымсак утырттыңмы?
Әгәр моңа кадәр сез яздан утыртыла торган сарымсакны көздән чәчеп караганыгыз булмаган икән, менә быел көздән утыртыла торганы белән бергә утыртып карагыз. Әйткәндәй, аларның икесен дә бер үк вакытта, бер үк төрле итеп утыртыгыз. Киләсе ел уңышы сезне сөендерер, ышаныгыз!
http://agryz-rt.ru/news/bakchachy-pochmagy/oktyabrd-bakchada-nilr-eshlrg-kirk
фото архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа