***
Социаль челтәрләр, Whatsapp, Telegram каналы, электрон китаплар, аудио китаплар, газета-журналларның шәхси сайтлары – тормышыбыздан илһам чыганагы булган китапларны әкренләп кысырыклап чыгара барган чорда, Юлсубино авылы китапханәчесе Нәзирә Миннеханова китап уку, әдәби әсәрләр белән кабат якынаю чарасын уйлап тапты.
Китапка тугры калган матур әдәбиятны сөючеләр ярдәме белән әдәби әсәрләрдән кыска гына өзекләр сәхнәләштереп, шигырьләргә инцинировкалар төшереп, социаль челтәрләрдә ачылган китапханә битендә, kitap.tatar.ru сайтында урнаштырып бара башлады. Шулай итеп, язылучылары арасында яңадан китап укуга кызыксыну уята алды. Әсәрләр язучы юбилее, китап нәшер ителү юбилеена һәм истәлекле көннәргә багышлап сәхнәләштерелә. Өзекләрне карагач, әлеге әсәрне (инде 2-3 тапкыр укыган булсаң да) кабат укыйсы килә, шул геройлар белән бергә кайныйсы килә башлый. Нәзирә апа үзе дә:
- Китапханәгә йөрүчеләр саны артты. Бигрәк тә яшьләр китап сорап килсә күңелле, - ди.
Нәзирә апаның хезмәт җимешләре: Р. Вәлиеваның “Марфа түти”, В. Нуруллинның “Ул яшәргә тиеш иде”, Г. Камалның “Беренче театр”, Ф. Садриевның “Габделхакка сәлам хаты”, Г. Зәйнәшеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”, М. Фәйзинең “Галиябану” әсәрләреннән өзекләр; Л. Шагыйрьҗанның “Моңнар төште башыма”, Х. Әюпнең “Гомер сандыгы”; К. Булатованың “Ялгыз йөри әби моңаеп” шигырьләре; балалар өчен: Э. Распэның “Приключения барона Мюнхаузена”, Һ. Такташның “Тәүфыйклы песи”, Р. Корбанның “Күңелле минутлар” шигырьләре.
Нәзирә Шәмсиевнаның әлеге кызыксындыру чарасын район үзәкләштерелгән китапханәләр системасының калган хезмәткәрләре дә үзләренең эшчәнлегендә актив кулланыр дигән теләк бар.
25 нче март – Мәдәният хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан барлык китапханәчеләргә эшләрендә иҗади уңышлар телибез.
Алсинә Шәрәфиева,
үзәкләштерелгән китапханәләр системасының әйдәп баручы методисты.
Нет комментариев