Нурҗиһан Исмәгыйлева: "Без – Мостафиннар - укытучы һөнәрен сайладык"
Җәмгыять

Нурҗиһан Исмәгыйлева: "Без – Мостафиннар - укытучы һөнәрен сайладык"

Мәктәпне тәмамлаганга җәйгә 45 ел була дигәндә, бүген мәктәп елларының шушы матур хатирәләрен яңартасым, сыйныфташларны барлыйсым, мөгаллимнәребезгә күңелемдәге рәхмәт хисләрен җиткерәсем килде...

 Күп еллар элек, без Юлсубино урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, “Татарстан яшьләре” газетасында хөрмәтле мәктәп директорыбыз Гариф ага Шәйдуллинның «Диләрә классы» дип исемләнгән язмасы басылган иде.

                          

Мактау сүзләре дә, бәясе дә дөрес, төгәл шәхеснең бу фикерләре безнең өчен бик зур бәһа иде, әлбәттә. Сүз дә юк, 3 параллель сыйныф арасында сыйныфыбыз уку дәрәҗәсе буенча да, активлык буенча да алдынгы иде. Безнең шулай активлашып, җанланып китүдә, һичшиксез, сыйныф җитәкчебез Диләрә Хәкимовна Шаһинаның  роле зур булды.

                                                                   

Үзе дә бездән берничә яшькә генә олы булган укытучыбыз безнең тормышка болытлы көнне чыккан кояш кебек килеп керде. Һәрберебез белән уртак тел табып, серләшеп, киңәшләшеп, безне үзе белән бертигез дәрәҗәдә күреп, кечкенә генә уңышларыбызга да сөенеп үсендереп, үзебезгә ышанычны арттырган ул. Чын мәгънәсендә Укытучы - тәрбияче шундый була да инде. Шушы вакытта формалашкан коллектив, дус-тату булып,  хәзер дә элемтәсен югалтмый. Ватсап төркемендә Диләрә апабыз белән берлектә аралашып, хәлләребезне белешеп, шатлык - сөенечләребезне уртаклашып торабыз. Мәктәпне тәмамлаган елларда ел саен, соңрак 5 ел саен күрешкән булсак, хәзер инде сирәгрәк булса да очрашып торабыз. Соңгы очрашуыбыз 3 ел элек авыл мәктәбендә булды. 
Сүземне Гариф Шаһиевичтан башлаган идем... Киләчәккә һөнәр сайлауда Диләрә апабыз матур үрнәк булса, фатиха бирүче кеше Гариф абыебыз булды. Бүгенгедәй хәтеремдә, Габдерәшитне, Әлфияне, мине ул үз кабинетына чакырды. Куркып кына кердек (бәлки, беренче тапкыр керү булгандыр). Безнең заманда директор кабинетына начар укучылар, ниндидер гаепләре булганнар гына чакырыла иде бит. Һич куркытмыйча,  җылы, йомшак әңгәмәдән соң, сүзен болай тәмамлады Гариф ага: "Сез - яхшы укучылар, үзегез дә, гаиләләрегез дә тәртипле, тәрбияле. Мин сезгә укытучылык һөнәрен сайларга киңәш итәм", - диде. Әлфия икътисадчы һөнәрен, ә без – Мостафиннар - укытучы һөнәрен сайладык. Һөнәремне бик яратып башкардым, аны  сайлаганыма беркайчан да үкенгәнем булмады. Һөнәр сайлауга юл күрсәткән мөгаллимнәремә рәхмәтлемен. Габдерәшит укытучы да, озак еллар мәктәп директоры да булып эшләде. 
Олы юлга  Гариф ага безне җыр белән озатты. Моңарчы бер дә җырлаганын ишеткәнебез юк иде. Чыгарылыш кичәсе.... Ул вакытта кичәләр спорт залында уза. Хәзерге кебек махсус заллар юк. Безнең каршыга, зал уртасына басып, мәһабәт гәүдәле, мөхтәрәм Гариф абыебыз, теләк-киңәшләрен җиткергәннән соң, җыр сузды:  "Сау булыгыз илнең батыр егетләре..." ( ялгышмасам, "Ил" драмасыннан "Батырҗан" ариясе). Шушы образ һаман да күңелемдә саклана...
Укырга кереп кайткач, Габдерәшит: "Гариф абый минем белән кул биреп күреште, котлады",- дип гаҗәпләнеп сөйләгән иде. Менә шундый гади дә, гали дә булган безнең мөгаллимнәребез.
Кабат сыйныфташларга күчим әле. Аларның барысы да үз һөнәренең осталары, тырышлар, тормышларыбыз да канәгатьләнерлек. Рөстәм, Фәния- икътисадчы, Нурания - «ТНВ» каналында әйдәүче белгеч, Фәйрүзә - 20 елдан артык күз авыруларын дәвалау буенча шәфкать туташы булып эшләгән. Быел " Мөхәммәдия " мәдрәсәсен тәмамлый, Фәридә – шәфкать туташы, Наил - Түбән Каманың төрле җитештерү тармакларында җитәкчелек итеп, хәзерге көндә менеджер,  Фирдәвес - кранчы, Рәис -  механик,  Исмәгыйль -  төзүче, Вәкил,  озак еллар Мәскәү метро төзелешендә хезмәт куеп, хәзерге көндә бөтен Рәсәй буйлап ерак рейсларга йөри, тормыш иптәшем Әхәт 20 елдан артык хокук саклау өлкәсендә хезмәт куйды. Авыл тормышын үз итеп яшәүчеләр дә бар.
Мәктәпне тәмамлаганга җәйгә 45 ел була дигәндә, бүген мәктәп елларының шушы матур хатирәләрен яңартасым, сыйныфташларны барлыйсым, мөгаллимнәребезгә күңелемдәге рәхмәт хисләрен җиткерәсем килде...
Нурҗиһан Исмәгыйлова.


Нет комментариев