Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәүрүз күңелле узды

 Яз кояшы, чиста зәңгәр күк күңелләрне күтәрә. Яз үз көченә керә. Аның белән бергә көнчыгыш календаре буенча яңа ел тууны хәбәр итүче “Нәүрүз” бәйрәме дә килә. Ул язгы көн белән төн тигезлеге вакытына туры килә һәм биш мең ел дәвамында билгеләп үтелә.

Нәүрүзне Балык Бистәсе гимназиясенең 1Б сыйныф укучылары да уздырдылар. Балаларны милли “Нәүрүз” бәйрәме белән таныштыру, мөселман халыкларының милли гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уяту, төрле халыкларның мәдәниятенә, традицияләренә хөрмәт тәрбияләү бу чараның төп максатлары булып тордылар. Балалар  бәйрәмгә милли киемнәрдән  килгәннәр иде. Дүртенче сыйныф укучысы Райнур Сәйфетдинов курайда уйнап ачып җибәрде бәйрәмне. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, конкурсларда катнаштылар. Алар барысы да дуслыкның һәм хезмәтнең мөһимлегенә багышланганнар иде. Малайлар традицион уклау тартышу уенында катнаштылар.

Борынгы заманнардан бер ышану яшәп килә: Нәүрүзне никадәр күңеллерәк уздырасың, табигатьтә кешеләргә карата шулкадәр юмартырак була. Шуңа да балалар бу көнне яз килүгә шатланып күңел ачтылар.

Ахырда бәйрәмдә катнашучылар хуш исле чәй, тәм-томнар белән сыйландылар.

Дилбәр Фалина,

Алсинә Сәйфетдинова.

Балык Бистәсе гимназия мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса