Һөнәр генә түгел, ул яшәү рәвеше
Җәмгыять

Һөнәр генә түгел, ул яшәү рәвеше

8 июнь - мәрхәмәтле хезмәт ияләре - социаль хезмәткәрләр көне буларак билгеләп үтелә.

Аларга мохтаҗларга ярдәм итү, көчсезләрне саклау, яклау йөкләнгән. Шуңа да бу хезмәттә җаны-тәне белән бирелгән изге күңелле хезмәткәрләр генә эшли аладыр. Эшкә менгәндә һәрвакыт каршыма  ашыгып атлаучы социаль хезмәткәр Ләйлә Вәлиева очрый. Очрашкач, сөйләшеп тә торабыз, хәлләрне сорашып, эш хакында да әңгәмә корып алабыз.Ул бу өлкәдә күп эшләмәсә дә тәҗрибәле хезмәткәр. Бер ел эчендә яңа эшен яратып өлгергән хезмәткәр дисәм дә ялгыш булмас. Беркөнне Ләйлә апага  ияреп, һөнәре белән якыннанрак танышып кайту максатыннан юлга кузгалдым.Авылыбызның өлкән кешесе, дини белемнәр бирүче мөгаллимә, авылыбызның абыстае Гөлсинә апа Хәйретдиноваларга бардык. Сөйләшә-сөйләшә килеп җиткәнебезне сизмичә дә калганбыз.

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Рәзилә Мөхәмммәтрәхимова.


Нет комментариев