«Әни - иң илаһи зат!»
Җәмгыять

«Әни - иң илаһи зат!»

Бу ялда "Әниләр көне"н билгеләп үтәчәкбез. Әлеге уңайдан газетабызның сайты өчен респондентлар белән сораштырулар үткәрдек. Җаваплардан күренгәнчә, әни кешедән дә изге. илаһи зат, кадерле кеше юктыр-кызыл җеп булып шушы фикер сузыла. Шулай да җаваплар арасыннан кызыклырак тоелган икесе белән газета укучыларыбызны да таныштырырга булдык. Бергәләп тәмләп укып алыйк. Татьяна Иванова,...

Бу ялда "Әниләр көне"н билгеләп үтәчәкбез. Әлеге уңайдан газетабызның сайты өчен респондентлар белән сораштырулар үткәрдек. Җаваплардан күренгәнчә, әни кешедән дә изге. илаһи зат, кадерле кеше юктыр-кызыл җеп булып шушы фикер сузыла. Шулай да җаваплар арасыннан кызыклырак тоелган икесе белән газета укучыларыбызны да таныштырырга булдык. Бергәләп тәмләп укып алыйк.

Татьяна Иванова, эшмәкәр:

- Әни булу зур бәхет ул. Календарьда мондый датаның булуы бик кирәк. Әниләр зурлауларга, игътибарга, олы хөрмәткә бик лаеклылар.

"Әниләр көне" быел безнең гаилә өчен өчләтә бәйрәм. Бу көнне безнең әниебезнең туган көне. Аңа 90 яшь тула. Ул алты бала тәрбияләп үстергән ана. Аның бар шатлыгы, кайгылары да безнең яшәешкә бәйләнгән. Безнең балаларны тәрбияләүдә төп ярдәмчебез, киңәшчебез әни булды.

Мин гаиләдә иң төпчеге. Әни мине 43 яшендә тапкан. Минем кечкенәдән хыялым әнием янәшәсендә яшәү иде. Шөкер, теләгем чынга ашты. Әниемә рәхмәтемне кылган гамәлләрем белән кайтарып бетерә алсам ярар иде дип уйлыйм. Үткәннәргә борылып карыйм да, шөкерана кылам, әниемнең бәхете өчен кулдан килгәннең барысын эшләргә тырыштым.

Илдар Әхмәтгалиев, пенсионер укытучы:

- Бу көн иң изге бәйрәмнәрнең берседер ул. Әниләре янәшәдә булганнар өчен икеләтә куанычлы. Безнең әнинең бакыйлыкка күчкәненә инде шактый еллар үтте. Тик шулай да матур хатирәләрдә еш искә алабыз аны. Өч баласына да иман иңдерде, дөрес тәрбия бирде дип уйлыйм. Ни әйтсәң дә, әти җитәкче урыннарда эшләгәнлектән без күбрәк әнинең канаты астында үстек. Тәрбия мәсьәләсендә аның гомер буе укытучы булып эшләве дә уңай роль уйнагандыр. Кычкырмады, каты орышканын да хәтерләмим, "ярамый балалар" дигән сүзе безнең өчен тәрбияви кисәтү сүзе иде инде. Әнилеләргә бер ихлас теләгем бар, исән чакта әниләрегезгә мөмкин кадәр тәрбия кылырга тырышыгыз.

фотоhttp://playcast.ru


Нет комментариев