“Ни өчен элек хатын-кыз зиратка кермәгән, хәзер керә?”
Бу сорауга Рамил хәзрәт Бикбаев түбәндәгечә аңлатма бирде:
– Ислам динендә хатын-кызга мәет артыннан ияреп бару рөхсәт ителми. Тыю-тыелу фәкать шушы тарафтан, анда да хатын-кыз хискә бирелеп, үз-үзен тота алмаслык эшләр эшләмәсен дигән нияттән генә әйтелгән. Калган очракларда, вафат булган әрвахларны искә алу өчен госелле, тәһарәтле һәм дә яулык япкан хәлдә зиратка кереп, мәетләргә дога кылудан тыю юк.
http://baltaci.ru/news/din-%D2%BB%D3%99m-tormyish/ni-chen-elek-khatyn-kyz-ziratka-kermgn-khzer-ker
фотоtatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа