Муса Жәлил безнең күңелләрдә
Җәмгыять

Муса Жәлил безнең күңелләрдә

Балык Бистәсе «Мишутка» балалар бакчасында шагыйрь Муса Жәлилнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль  кичә үтте.

Чараны татар теле тәрбиячеләре  Гөлназ Билалова hәм Мәдинә Шәмәрданова шагыйрьнең  автобиографиясе, иҗаты турында таныштыру белән башлап җибәрде. Алар Жәлилнең иҗатын яңача яктыртып, сирәк яңгырый торган шаян шигырьләрен укыдылар. Аның фронтка баруын, «Моабит дәфтәрләре» турында кыскача мәгълүмат әйтеп уздылар.  Балалар  Җәлил шигырьләрен, аның турындагы җырларны чын күңелдән  башкардылар, шагыйрь кечкенә  вакытта яратып уйнаган “Чума үрдәк, чума каз” уенында теләп катнаштылар, аннан соң театральләштерелгән сәхнә күрсәттеләр.  Тәрбиячеләребез дә шагыйрьнең  йөрәккә үтеп керә торган “Кызыл ромашка”, “Яшь ана” һәм башка шигырьләрен сөйләделәр. Әлеге кичә кысаларында  әти-әниләр белән бергә  Җәлил шигырьләренә ясалган рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Кичә  балалар hәм тәрбиячеләр башкаруында «Кызыл ромашкалар», “Бөек шагыйрь Муса Җәлил”  җыры  белән тәмамланды.

   Җәлил – татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы һәм намусы. Болай гына да түгел, Муса Җәлил исеме бүген татар халкының рухи батырлыгын һәм күңел аклыгын белдерүче символ булып та яши. Ул милләтне бөтен дөньяга танытты.

Балаларда  М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, горурлык хисе тәрбияләү өчен мондый кичәләр бик кирәк.

  Рузилә ФӘрзекаева,

«Мишутка» балалар бакчасы тәрбиячесе.

фото от автора


Нет комментариев