Муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов районыбыз хатын-кызларын 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
Котлауда: «Кадерле хатын-кызлар! Бу иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.
Борын-борыннан хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул.
Балык Бистәсе районының барлык өлкәләрендәге үсешендә дә хатын-кызларыбызның өлеше күләмле. Мәгариф, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы тармакларын, дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарында тырыш хезмәтләре белән үрнәк булып торалар алар.
Хөрмәтле гүзәл затлар! Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклим. Ныклы сәламәтлек, бәхет телим. Һәрвакыт якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен тоеп яшәгез. Яңа яз сезгә бары тик шатлыклар алып килсен, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын!»,- дигән сүзләр бар.
Нет комментариев