Мөстәкыйльләр наркотикларга каршы
Март аенда Балык Бистәсе гимназиясенең “Мөстәкыйль балалар”наркотикларга каршы проектында катнашучылар “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” акциясе уздырдылар.
Бу акция халыкның игътибарын наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга, аларны медицина күрсәтмәләреннән тыш куллануны профилактикалауга юнәлдерелгән. Активистлар тагын бер тапкыр акциядә катнашучыларга наркоманиянең кеше организмын, психикасын җимерүче каты авыру булуын искәрттләр. Ышаныч телефоннары, акция турында мәгълүмат язылган буклетлар,брошюралар тараттылар. Алар буенча наркотик тарату фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин.
фотоsmartprogress.do
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа