1 октябрьдә Уфа егете Дмитрий Черниковка бистәсендәге 75 нче мәктәп яныннан үтеп барганда акча янчыгы тапкан. Эчен ачып караса, анда 3 мең евро күргән.
Янчыктан акча хуҗасының документы да килеп чыккан. Өч мең евро Африкадан килгән Ошо Алан Делмосныкы икәнлеге ачыкланган, дип яза Кызыл таң.+
Дмитрий акчаны үзенә калдырырга уйламаган да, ул Ошоны эзли. "Тапкан акчаны бернинди бүләксез кайтарып бирәм", - ди.
фотоkomi.kp.ru
Нет комментариев