Мәктәп укучылары үз мәктәп территорияләрендә агачлар утырттылар
Җәмгыять

Мәктәп укучылары үз мәктәп территорияләрендә агачлар утырттылар

27 нче апрель - Татарстанда агач утырту көне дип игълан ителде. Шул уңайдан узган шимбәдә районыбыз укучылары үз мәктәп территорияләрендә агачлар утырттылар.

Ел саен килгән матур традициядә быел да Шомбыт, Биектау, Күки, Урахча, Олы Елга, Юлсубино, Зур Мәшләк һәм башка мәктәпләр зур активлык күрсәткән. “Корган агачларны алып, алар урынына яңаларын утырттык. Чыршы үсентеләре, карлыган куакларыннан матур аллея барлыкка килде”,–ди Биектау мәктәбе директоры Гөлнур Минегалиева. Табигатебезне яшелләндерүдә укучыларыбыз әнә шулай изге эш башкаралар.

 

фотоtuingereedschap.net


Нет комментариев