“Мишутка” балалар бакчасында “Халыкара кошлар көне”нә багышланган тематик атналык булып узды
Җәмгыять

“Мишутка” балалар бакчасында “Халыкара кошлар көне”нә багышланган тематик атналык булып узды

“Мишутка” балалар бакчасында “Халыкара кошлар көне”нә багышланган тематик атналык булып узды.

 Атналык барышында тәрбиячеләр  балаларга кошлар турында әкиятләр, хикәяләр сөйләделәр,әңгәмәләр уздырдылар, урамда бергәләп кошларны күзәттеләр, тавышларын тыңладылар, кош рәсемнәрен ясадылар. Группада балаларны төрле кошларны танырга өйрәттеләр, кошлар турында хикәяләр уйлап чыгардылар, кроссвордлар чиштеләр, күчмә кошлар белән таныштылар. Балалар кош сайравының кешене тынычландыруын, кәефен күтәрүен, йокысын яхшыртуын, гомумән күңелгә уңай тәэсир итүен белделәр.

Балалар бакчасында рәсемнәр күргәзмәсе, “Кошларга йорт төзибез”, шигырь сөйләүчеләр конкурсы  оештырылды.

Ата-аналар ярдәме белән ясалган  сыерчык ояларын бакча территориясенә элеп куйдык.   Оялар үзенчәлекле булулары белән аерылып торалар иде. Әтиләр, бабайлар аларны төрле материаллардан, төрле зурлыкта ясаганнар. Балалар исә аларны әтиләре белән бергәләп ничек ясаулары турында сөйләделәр. Алар барысы да бакча участогында үз урыннарын алдылар. Канатлы дуслар үзләренә ошаган ояларны сайлап алырлар.

Рүзилә Фәрзекәева,

“Мишутка” балалар бакчасы тәрбиячесе.
фото автордан.


Нет комментариев