Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мирзахан Әхмәтов: «Җиңүгә юл озын, авыр иде»

Дәверләр алышынса да халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле еллар булып саклана һәм халкыбызның фронтта, тылда кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт белән искә алына.

 Әмма, ни кызганыч, еллар узган саен сафлар сирәгәя бара. Кайчандыр дистәләгән сугыш ветераннары, фронтовиклар турында язылган мәкаләләр дә тарих елъязмасына күчә. Ә быел без Балык Бистәсенең хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераны, Ямаш авылы хөрмәтлесе Мирзахан Әхмәт улы Әхмәтов белән кабат очрашу бәхетенә ирештек. 

1943 елның азагында фронтка алынган Мирзахан аганың Смоленсктан башланган мәхшәрле сугыш көннәре төгәл алты елга сузыла. Белоруссия чиген үтеп Польша, Германияне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша ул һәм Җиңү көнен Алман илендә каршылый.
Туган авылы Ямашка армия хезмәтен тутырып 1948 нчы елның декабрендә генә кайта Мирзахан ага. Эшче кулларны тансыклаган авыл колач җәеп каршылый аны. Өч авылны берләштергән колхозда бригадир буларак та, соңрак тракторчы һөнәрен алгач 18 ел механизатор булып та хезмәт куя ул:  җир эшкәртә, чәчүен чәчә. Ындыр табагында, машина-трактор паркында да эшли. Сынатмый, йөз аклыгы белән яши. Җәмгысе 53 ел хезмәт стажы бар аның. “Аллага шөкер, хәләл хезмәт белән көн күрдек. Шушы нигездә  яшәп карчыгым Галия белән 6 бала үстердек“, - ди сугыш һәм хезмәт ветераны. Балалары да үзләренә охшап эш сөючән, тырыш булып тәүфыйк-һидәяттә тәрбияләнгән.  Мирзахан ага бүгенге көндә Ямаш авылындагы нигезендә улы Габдрахман, килене Исламия белән бергә яши.

 

 

Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Фарваз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса