Күптән түгел Балыклы Чүкәй гомуми урта белем бирү мәктәбендә олы тарихи вакыйга булды — күп еллар әлеге белем учагын уңышлы җитәкләгән оста педагог, иҗат дөньясында үз юлын тапкан үзешчән шагыйрь Миңнур Миннегали улы Сафиуллин истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Хәтер кичәсе ифрат та дулкынландыргыч һәм эчтәлекле узды. Тантанада мөхтәрәм кунаклар: Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, Балыклы Чүкәй авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәҗитов, шушы авылда туып-үскән, мәктәбебез горурлыгы, танылган профессор Альберт Саттаров, Миңнур Миннегали улының үрнәк юлын дәвам итүче балалары – икътисад фәннәре докторы Илсур Сафиуллин һәм кызы Миңнурый Әхмәтшина, укучылар һәм Миңнур абый эшләгән вакыттагы, лаеклы ялдагы хөрмәтле укытучыларыбыз, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, килгән кунаклар катнаштылар. Алар әтиләренең якты истәлеген олылаганнары өчен барлык авылдашларына тирән рәхмәтләрен җиткерделәр.
Китапханә мөдире Индира Илалова башкаруында Миңнур Сафиуллинның йөрәк түреннән чыккан шигырьләре сөйләнде, аның сүзләренә язылган тирән мәгънәле дулкынландыргыч җырлар җырланды, мәктәп укучылары да шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләделәр.
Чыгыш ясаучылар үзе белән бергә хезмәт куйган укытучылар мәктәп елларын, җитәкченең һәр балага канат үстерүче сүзләрен сагынып искә алдылар. «Укытучыбыз безгә тирән белем генә түгел, тормышта чын кеше булырга өйрәтте, зур фән юлына юл күрсәтте», – дип ассызыклады кунаклар.
Тантана дәвамында «Укытучы. Шагыйрь. Шәхес» исемле бай эчтәлекле китап күргәзмәсе эшләде. Анда шагыйрьнең күпсанлы шигырь җыентыклары, үзенчәлекле шәхси әйберләре һәм кулъязма истәлекләре тәкъдим ителде.
Авыл мәктәбе диварына куелган бу истәлек тактасы фидакарь укытучының олуг хезмәтенә онытылмаслык рәхмәт билгесе һәм киләчәк буыннар өчен һәрчак якты үрнәк булып торыр.
Индира Илалова,
Балыклы Чүкәй авыл китапханәсе мөдире.
Нет комментариев