Күгәрчен авылы кызы, бүгенге көндә Казанда гомер итүче һәм медицина өлкәсендә эшләүче Миләүшә Кәлиева белән Сабантуй мәйданында таныштык.
Аның зәвыклы түбәтәйләре, нәфис алкалары һәм үзенчәлекле бизәнү әйберләре игътибарымны шунда ук җәлеп итте. Бу матурлыкның авторы белән якынрак танышу теләге уянды.
– Миләүшә, сүзне үзегез белән танышудан башлыйк әле.
– Мин – Миләүшә Кәлиева. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшим һәм эшлим. Шул вакыттан бирле мин татар теле буенча үткәрелгән көллиятара конкурсларда актив катнашып киләм. Мин – авыл кызы, шуңа күрә туган нигезне, милли гореф-гадәтләребезне һәм ана телебезне йөрәгемә бик якын алам. Әгәр дә минем кулларым белән ясалган, заманча милли бизәкләр төшерелгән әйберләр турында туганнарым, дусларым, балаларым һәм оныкларым гына түгел, ә бөтен кешелек хәтерләп калса, миннән дә бәхетлерәк кеше булмас иде.
– Бу мавыгуыгыз ничек башланды? Иң беренче ясаган әйберегезне хәтерлисезме?
– Татар милли бизәкләренең серле матурлыгы һәрвакыт күңелемне җәлеп итә иде. Шуңа кызыксынып, бу өлкәне өйрәнә башладым. Барысына да мин үз тырышлыгым, үз тәҗрибәм белән ирештем. Үз кулларым белән ясалган алкаларны тагасы килү теләге шулкадәр көчле булды! Нәтиҗәдә килеп чыккан матурлыкны әнием һәм аның дуслары сокланып кабул иттеләр. Шушы милли орнаментларга булган мәхәббәтем эзләнүгә этәрде. Үземә ошаган уникаль үрнәкләрне Төркиядән табып, аларга охшашларын инде үзем уйлап таба башладым. Шулай итеп, кирәкле материалларга заказлар бирергә тотындым.

– Түбәтәйләрне бизәүнең төрле ысулларын каян аласыз? Уйлап табучанлык кайдан килә?
– Һәрбер түбәтәйне, алканы, муенсаны ясар алдыннан мин аны кабатланмас, уникаль итәргә тырышам. Чөнки һәр кеше үзенчәлекле, һәркайсына туры килердәй стиль табу мөһим. Хәзерге вакытта көненә ике түбәтәй тегә алам. Ашыкмыйм, чөнки иң күп вакытны нәкъ менә бизәү ала. Башта образны күз алдыма китерәм, ничек матуррак, камилрәк итеп ясарга икәнен озак кына уйлап йөрим.
Алкаларны исә берьюлы 5 тән 20 гә кадәр ясап куям. Күңелгә яңадан-яңа идеялар килә тора. Башка кешеләрдә үзем теккән-бизәгән әйберләрне күрсәм, канатланып китәм. Рәхмәт сүзләрен ишетү тагын да илһам өсти. Димәк, минем хезмәтем кешеләргә шатлык китерә! Ниһаять, милли бизәкле кием-салым һәм аксессуарлар модага кереп китте, һәм бу – искиткеч күренеш.
–Сезнең иҗатыгызда ике юнәлеш – түбәтәйләр һәм бизәнү әйберләре ничек берләште? Нәрсә этәргеч бирә?
– Моннан ел ярым элек бер танышым минем алкаларымны күреп: «Түбәтәй дә булса яхшы булыр иде», – диде. Шул сүзләр мине яңа адымга этәрде. Шулай итеп, алкалар белән беррәттән, түбәтәйләр тегә башладым. Һәм бу миңа бик ошый!
Нет комментариев