Михаил Сыровацкий район үзәгендәге Октябрь урамында яшәүчеләр белән очрашты
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий район үзәгендәге Октябрь урамында урнашкан 25 А, 25 Б йортларында яшәүчеләр белән дә очрашты.
“Сез тәкъдимнәрегезне аңларга тиеш. Асфальт юл, парк, балалар мәйданчыгы, эскәмияләр һәм башкаларны кайда, ничек урнашуның схемасын ясагыз, аңлатыгыз”,- диде депутат. Аны тыңлагач, халык эшкә кереште. Алар киңәшләшкән арада, оешма җитәкчеләре депутатка булган проблемалары белән мөрәҗәгать иттеләр.
-Бу әле макет кына. Аның буенча план төзеләчәк. Бүген сез ясаганнар рәсмиләштереләчәк. Бу очрашу соңгысы булмас. Сезнең янга планны расларга киләчәкләр әле. Шул вакытта төзекләндерү эшләренең кайчан башланасын, төгәлләнәсен әйтәчәкләр. Эш барышын сез үзегез дә күзәтә аласыз,-дип “Безнең ишегалды” программасының башлангыч этабын аңлатып үтте депутат. Аннан ул барысына да катнашкан һәм актив булганы өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Дүшәмбе көнне шундый ук очрашу З.Шәймарданов урамы 42, 44, 48 күпфатирлы йортта яшәүчеләр белән булды. Бу елда ишегалдында төзекләндерү эшләре башланган. Балалар мәйданчыгы куелган. Биредә яшәүчеләр бүген кием-салым киптерү өчен мәйданчык, уеннар өчен балалар өстәле, спорт тренажеры, урындыклар булдыруны тәкъдим иттеләр. Сорауларга уңай җаваплар да алдылар.
Таңсылу Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа