Күпләрдә мичләр ерак үткәндә генә калса да, ап-ак мичле өйләр әле дә бар. Сезгә, хуҗабикәләр, мич коймагы пешерү рецепты тәкъдим итәбез.
0,5 литр сөт, 0,5 лит су, өчтән бер кап “Люкс“ чүпрәсе, 2 аш кашыгы майонез, 4 йомырка һәм он салып камыр куела. Ике тапкыр кабарып төшергәч, мичтә коймаклар пешерәсең. Камыр куйганнан соң якынча ике сәгать вакыт уза. Ак май, каз мае белән майлап табынга чыгарасың.
http://agryz-rt.ru/news/ash-su/mich-koymagyn-pesher-retsepty-tkdim-itbez
Нет комментариев