Ул кулына гармунын алды исә тирә-юнь моңга урала. Хәер, ул үзе дә шул моң белән яши ахыры.
Гармун каешын иңбашына элеп куяр да, карашын читкә төбәп, күрекләрдән көй таратыр. Ә көй – ул тылсымлы, могҗизалар тудырырга сәләтле. Шулай булмаса үзе артыннан бик күпләрне ияртеп җыр дәрьясында тибрәтер идемени?!
Марсель Җәләлов... Бу исем янәшәсенә шактый дәрәҗә-танылуларны санап, тезеп булыр иде - виртоуз баянчы, республика күләмендә үткәрелгән бик күп конкурс-фестивальләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, оста гармунчы... Мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек, гадилек кебек асыл сыйфатларны да йөрәгенә сыйдырган ул. Иҗатына канат куяр кешеләре итеп иң кадерлеләрен - әтисе Сәүдахан ага белән әнисе Рәкыя апа исемнәрен атый Марсель. Кызганыч, Күгәрчен авылының оста гармунчысы Сәүдахан абый инде вафат. Үзендәге иң кыйммәтле хәзинә – талантны улына мирас итеп калдырган ул. Шәфкатьлелек сыйфаты исә әнисе Рәкыя ападан күчкән.
-Әти татар халык көйләрен бик яратып уйный иде, - дип искә ала әтисен Марсель. – Кулыма гармун алуыма да шул сәбәпче булды. Аннары уйный башлавымны күреп, әти үземә атап гармун алып бирде. Менә шул вакыттан - 10 яшемнән бирле гармун белән бергә инде мин, - ди ул.
Тора-бара хромка гармунына тальян килеп кушыла, баянның өч рәтлесе, аннары 5 рәтлесе өстәлә.
...Зәвык белән җиһазланган, иркен, гаҗәеп бер җылы нур бөркелеп торган өйләрендә бүген нинди генә музыкаль инструментлары юк Җәләловларның: төрледән төрле гармуннары да дистәгә якын, гитаралар, курай, синтезатор дисеңме – барысы да Марсель кулында көй сайрата, моң тарата.
Ә үзен кайда гына очратмыйсың: мәдәният йортында, бәйрәм чараларында, Сабан туйларында, китапханә, балалар бакчаларында оештырылган кичәләрне дә әйдәп баручы ул. Марсель Җәләлов җитәкчелегендәге “Чулман моңнары” гармунчылар ансамбле республика чиген үтеп төбәкара Сабан туйларында, конкурс-фестивальләрдә чыгыш ясый, тамашачының ихлас рәхмәтенә ирешә, уңышлар яулый. Район мәдәният йортында оештырылган “Калинушка” рус халык хоры, “Яз” вокаль ансамблендә аккомпаниатор буларак та иҗат коллективы белән кулга-кул тотынып хезмәт куя алар.
Иҗатта илһам биреп, рухландырып торучы булганда аеруча ялкынланып эшлисең. Бу яктан хәләл җефете Резидәсенә рәхмәтле Марсель. Чыннан да, бар җиһанны җыр-моң дулкынында тибрәткән әлеге икәүне аерым атарга берәү дә җөръәт итмәс. Бер-берсенә булган мәхәббәтләренә музыка канат куйган, тулыландырган аларның. “Казан телевидиениесе төшергән “Әллүки-бәллүки” тапшыруында, 7-8 яшьлек чагыбызда ук, җитәкләшеп бергә атлап киттек без”, диләр алар ярым шаяру белән.
...Көмеш, энҗе туйларны бергәлектә матур итеп уздырган Җәләловлар гаиләсе бүген дә иҗат юлыннан атлый. Дус-ишләре, туган-тумачалары арасында кадер-хөрмәттә яшиләр, тантаналы кичәләрнең, туй мәҗлесләренең күрке булып балкыйлар. Аларның музыкага таланты рухи мирас булып кызлары Илгинә белән Алинәгә дә күчкән. Оныклары Рамазан да музыка белән мавыга, курайда уйный. Татар моңы әнә шулай буыннан буынгача дәвам итә.
...Кулына баянын алып өздереп уйнаган Марсельгә, аңа йомшак, бәрхет тавышлы Резидәнең җыр белән кушылуына сокланып таң калдым мин. Ә җыр күңел кылларына кагылып гаҗәеп бер моң булып агылды:
“Мәхәббәт бер генә, килми ул гел генә,
Карлыгач шикелле кичекми һәр язда...”
Фарваз Каюмова.
Нет комментариев