Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

 Марс Мәгыйзов: “ Шәһәр җирлеге алдындагы төп бурычлар үтәлде”

 Узган сишәбе көнне  район үзәгенең Мәдәният йортында Балык Бистәсе шәһәр җирлеге  Советының отчет утырышы- халык җыены булып узды.

 Аның эшендә шәһәр һәм район җирлеге башлыгы Илдар Таҗетдинов, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова, район прокуроры Руслан Шакирҗанов катнаштылар.

Утырышны Илдар Таҗетдинов алып барды.

 “Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселок” муниципаль берәмлегенең 2019 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турындагы отчет доклады белән  шәһәр җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов чыгыш ясады.

Балык Бистәсе шәһәр җирлегендә 7813 кеше яши, шуларның 1560 ы 18 яшькә кадәр булган балалар. Җирлек территориясендә 3164 хуҗалык исәпләнә, аларда 385 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 53 сыер асрала. Поселокта яшәүчеләр шулай ук сарык,кәҗә, кролик, йорт кошлары тоталар, бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнәләр. Узган ел поселокта 57 хуҗалык савым сыерлары асраучылар 126300 сум һәм кәҗәләр асраучылар ,35000 сум субсидия алганнар.

Балык Бистәсендә шәхси торак төзелеше үсеш алган. Отчет чорында  гомуми мәйданнары 6274 квадрат метр булган 44 шәхси йорт файдалануга тапшырылган. Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы дәвам итә. Узган ел тагын 4 йорт ремонтланган. Икенче ел ООО “Юниор” подряд оешмасы  Ленин, бертуган Бакировлар, З. Шәймарданов,8 Март урамнарында су үткәргеч линияләрне капиталь ремонтлау, реконструкцияләү буенча эш алып барыла.

Муниципаль юл фонды средстволары хисабына барлыгы 3 километрдан артык юл-урам челтәре ремонтланган ,  4 йорт яны территорияләре төзекләндерелгән, 4814 метр урамга вак таш түшәлгән, 3 километрдан артык озынлыкта тротуар салынган. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы чарлары буенча  контракт нигезендә 466128 сумлык эш башкарылган.

 Поселокны төзекләндерү, яшелләндерү буенча  байтак эшләр башкарылган. Аерым алганда, Ленин скверын төзекләндерүнең икенче этабы кысаларында Бөек Ватан сугышында Ватанны саклаучыларга, Советлар Союзы Геройларына, Билгесез солдатка, тыл ветераннарына багышланган мемориаль комплексы төзелгән.

Каты коммуналь калдыкларны җыю, чыгару өлкәсендә уңай үзгәрешләр бар Узган ел  үзара салым программасы буенча җыелган акчага 50 контейнер мәйданчыгы җиһазландырылган, 50 яңа евроконтейнер урнаштырылган.

Урамнарны яктырту буенча да максатчан эшчәнлек алып  барыла. 2019 елда урмаяктырткыч линияләренә тулысынча реконструкция уздырылган. ООО “Энергоинвест” контракт нигезендә 8,5 километр СИП линиясе сузылган,1106 энергия саклагыч яктырткыч,43 идарә щиты куелган.

 Балык Бистәсе поселогы территориясендә 5 территориаль җәмәгать үзидарәсе (ТОС)  актив рәвештә эшләп киләләр.  Шуларның икесе: “Үзәк” Һәм “Яр буе” узган ел төзелгәннәр.Марс Мәгыйзов аларның җирлекне төзекләндерү, инфраструктураны тәртиптә тоту, мәдәни-тарихи мирасны, әйләнә-тирә мөхитне саклау юнәлешендәге эшчәнлекләренә тукталды һәм башка урамнарда да актив тормыш позициясендә торган, инициативалы кешеләрне ТОС лар төзергә өндәде.

 

Язманың дәвамын газета битләреннән укый аласыз.

Илгиз Җамалиев.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса