Мансур Мортазин          кунак җыйды
Җәмгыять

Мансур Мортазин кунак җыйды

Күптән түгел якташыбыз, танылган журналист Мансур Мортазин берьюлы ике чара үткәрде. Беренчесе - үз исеменә чалынган корбан ашы булса, икенчесе исә 50 яшьлек юбилеен туганнары, дуслары белән билгеләп үтте.

Бәйрәмдә шәрәфле кунаклар - Татарстан Республикасының элекке матбугат министры Ислам Әхмәтҗанов, Казан шәһәренең элеккеге мэры Камил Исхаков, Казан шәһәренең мәгариф идарәсе җитәкчесе, якташыбыз Илсур Һадиуллин (тумышы белән Таулар авылыннан), «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесенең беренче киңәшчесе Рөстәм Миргалимов, Вахитов һәм Идел буе районы мәгариф системасы җитәкчесе, якташыбыз Минзәлия Закирова (Югары Тегермәнлектә туган), Мансурның туганнары, дуслары, коллегалары катнашты. Бәйрәмнең беренче өлешен "Казан нуры" мәчете вәкиле Радик хәзрәт алып барды.
Вазыйх Фатыйхов.

Нет комментариев