Сөйгән яры Александр белән алар ике елга якын очрашып йөргәннәр. Ләйсәннең моңа кадәрле биргән әңгәмәләреннән без Сашаның рус милләтеннән булуына карамастан, татарча яхшы аңлавы-сөйләшүе турында да белдек. "Иҗаттан ерак кеше, бик төпле, акыллы", - дип тә бәяләмә биргән иде Ләйсән булачак тормыш иптәше турында.
Исегезгә төшерәбез, Ләйсәнгә сөйгән егете туры эфирда мәхәббәтен аңлатып, студиягә кереп тәкъдим ясаган иде.
Без дә яшьләрне туй көннәре белән тәбриклибез һәм хәерле матур киләчәк телибез!
http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-22-08-47-32/2015-01-22-08-50-07/item/17804-lәysәn-taisheva-kiyaүgә-chyiktyi.html
Нет комментариев