Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Логос” җәмгыяте беренчеләр сафында

Районда рапс, көнбагыш, урып-җыю, терлек азыгы әзерләү дәвам итә

Игенчелек өлкәсендә лидерлардан саналган “Логос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә рапс, көнбагыш кебек югары рентабельле, икътисадый яктан отышлы техник культураларны игүгә зур игътибар бирәләр. Быел рапсны - 1150, көнбагышны 1500 гектар мәйданда үстергәннәр. Бу көннәрдә  бөтен көчләрен шушы культураларны  җыеп алуга юнәлткәннәр логослылар. Табигать тә матур, коры, кояшлы көннәре белән куандыра үзләрен.

...Беренче карашка иксез-чиксез булып күренгән көнбагыш басуын ике комбайн иңли.  “Кыр кораблары”ның берсе бункерын тутырып басу читендәге “КамАЗ” янына килеп туктады. Штурвал артында күптәнге танышым- районыбызның иң алдынгы комбайнчыларыннан берсе Әгъзам Хисмәтов.Һәрвакыттагыча йөзе ачык, күңелле көр кыр батырының.

“Быелгы бәйрәмне дә басуда каршыларга туры килер ахыры. Комбайнның сүнеп торганы юк. Көнне-төнгә ялгап эшлибез.  Быел көнбагышны карга калдырмаска иде инде”- ди ул елмаеп. Бәхетен туган җирендә, намуслы хезмәттә тапкан асыл ир-егетләребезнең берсе Әгъзам.  Менә 30 елга якын иген игә ул.  Данлы хезмәт биографиясенең ике дистә елга якыны “Логос” җәмгыяте белән бәйле. Язын  бөртекләрне җир куенына иңдерә. Алар өлгереп алтын төсенә кергәч, комбайнына утыра. Быел бункерыннан 5100 тоннадан артык ашлык озаткан инде.

Көнбагышны ындырга - киптерү агрегатына хуҗалыкның икенче бер уңганы Хәбир Сабиров ташып тора. Төнгә аны абыйсы Хәсән алыштыра .

Хуҗалыкның баш агрономы Айзат Зарипов әйтүенчә, көнбагышның 550 гектардан артыгын суктырып алганнар да инде. Уңышы да куандырырлык- гектарга 30-35 центнер чыга икән.

Хуҗалыкның 1150 гектар мәйданны биләгән рапс басуында да эш соңгы гектарларда бара. Шушы көннәрдә кукуруз җыярга керешергә исәпләре.

Менә шулай һөнәри бәйрәмнәрен басуда, тырыш хезмәттә каршылыйлар “Логос” игенчеләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса