Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Люция Шакирова 1992 нче елдан медицина өлкәсендә хезмәт куя

Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан.

-Люция! Люция!
Өй тирәсендә кайнашкан, әле егермесе дә тулмаган орчык кадәр генә кызчыкны авылдашының үзәк өзгеч тавышы сискәндереп җибәрә.
-Никитам бәрәңге бакчасында нәрсәгәдер аягын бик каты кискән. Каны туктамый, зинһар өчен, ярдәм ит.
Ярдәмгә ашыккан кыз бу минутларда ниләр кичергәнен тәгаен генә хәтерләми, ә менә каршында утырган 6-7 яшьләрдәге малайның киселгән аягын теккәне бүгенгедәй күз алдында Люция Габдрахман кызының. Бу минутларда кыюлыгын да, тәвәккәллеген дә, салкын канлылыгын да бирә аңа Аллаһы Тәгалә.
1992 нче елның җәй ае була ул. Яшел Үзән медицина училищесын яңа бетереп кайткан кызга менә дигән тәҗрибә бирә әлеге вакыйга. Кечкенәдән шәфкать туташы булырга хыялланган Люциянең тормышында мондый вакыйгалар аз булмый булуын. Тик менә монысы хәтер чоңгылының иң түренә кереп “кунаклый”.
Флера белән Габдрахман гаиләсенә ямь өстәп, абыйсы Фәйзрахманга бердәнбер сеңел, әнисенә иптәш, әтисенең зур сөенече булып, 1972 нче елның 1 нче августында Корноухово авылында дөньяга килә ул. Кечкенәдән хастаханә юлын еш таптавы бүгенге һөнәрен сайлавына йогынты ясамый калмый аның. Табибларның, шәфкать туташларының һәрбер хәрәкәтен, һәрбер адымын хәтеренә сеңдереп барган кызчык белән башкача булуы да мөмкин түгел. Аннан, Корноуховода шәфкать туташлары яшәгән тулай торакта еш кунак булуы, андагы апаларга булышып йөрүен дә яшьлегенең матур бер хатирәсе итеп искә ала язмам герое.
Яшел Үзән медицина училищесында ике ел белем алганнан соң, 1992 нче елда Корноухово авылы хастаханәсенә эшкә кайта Люция Габдрахман кызы. 2000 нче елда, ул вакыттагы Корноухово картлар йорты директоры Рәмзия Абдрахман кызы Сатдинова тәкъдиме белән, картлар йортына шәфкать туташы булып эшкә күчә. Анда унтугыз ел хезмәт куйганнан соң, көйле генә барган тормышына бераз гына көтелмәгән үзгәрешләр кертә язмыш. Урын өстенә калган әнисен тәрбияләү ниятеннән яраткан эшеннән китәргә туры килә аңа. Ике елдан язмыш сукмаклары янәдән картлар йортына алып килә аны. Бүгенге көндә дә үз эшенә тугры калып, Корноухово картлар йортында хезмәт куя ул.
(тулысынча газетадан укый аласыз)

Гүзәл Хәбибуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев