Лилия Кәримуллина: "Тырышлыклар уңышка илтә."
Җәмгыять

Лилия Кәримуллина: "Тырышлыклар уңышка илтә."

 Лилия Кәримуллина –Балык Бистәсе мәдәният йорты директоры:

–Элек-электән авыл халкының ял итү, аралашу урыны клуб булган. Бүген дә анда мәдәни тормыш гөрли. Бәйрәм көннәрендә башкалар ял иткәндә мәдәният хезмәткәрләре күңел байлыгын тамашачыларга өләшә, сәнгать дөньясы белән аралашу шатлыгын бүләк итә.

 Һәр эшнең үз остасы булган кебек, мәдәният өлкәсендәге хезмәткәрләр дә  җаны-тәне белән иҗатка гашыйклар. Башкача мөмкин дә булмас иде. Монда инде хезмәтеңне белү генә аз, аны ихластан ярату да кирәк. Районыбызда үткәрелгән һәрбер бәйрәм чарасы безнең кызларыбыз, егетләребез катнашында уза. Мин моны сөенеп тә, шул ук вакытта аларның тынгысыз, тырыш хезмәтләренә сокланып та әйтәм.

Безнең эшчәнлегебезнең төп юнәлеше – халкыбызның рухи җәүһәрләрен, йолаларын саклап калу, аны киләчәк буыннарга җиткерү. Шул уңайдан мәдәният йортында күп төрле клуб оешмаларының эшләп килүен дә мисал итеп китерергә була. Бүгенге көндә бездә җыр, бию, нәфис сүз, сәхнә осталыгына өйрәнү, фото-видеога төшерү, төрле музыкаль инструментларда уйнарга өйрәтү, элекке традицияләрне торгызу үрнәгендә чигү, челтәр үрү, бәйләү һәм башка бик күп төрле клуб оешмаларының эшчәнлеге уңышлы дәвам итә. Бирегә өлкән яшьтәгеләр дә, шул ук вакытта укучы балалар да теләп, яратып йөриләр.

Республика, төбәкара фестивальләрдә җиңү яулаган, режиссер Илназ Шакиров җитәкчелегендәге халык театры быел яңа спектакльне сәхнәгә куярга әзерләнә. Һәрвакыттагыча ул аншлаг белән барыр дип уйлыйбыз. Чөнки әлеге театрның тамашачылар алдында тоткан лаеклы урыны бар. Районыбызда моннан тыш өченче ел рәттән Равил Шәрәфиев исемендәге үзешчән театр коллективлары конкурсы уздырыла. Анда авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче театр коллективлары катнаша. Узган ел Күки авылы клубы үзешчәннәре “Әниләр һәм бәбиләр” спектакле белән Гран-при исеменә лаек булганнар иде. Быел да әлеге бәйгегә зур әзерлек эшләре бара.

Халыкара, Бөтенроссия, республика конкурсларында катнашып төрле дәрәҗәдәге лауреат исемнәренә ия булган җырчыларыбыз, ансамбльләребез бар. “Өмет” халык фольклор ансамбле, “Калинушка” рус халык ветераннар хоры, “Чулпы моңнары” инструменталь халык ансамбле,  Яз” вокаль ансамбльләренең уңышлы чыгышларын да әйтми мөмкин түгел. 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелгән һәрбер чарада мәдәният хезмәткәрләре актив катнаштылар, ихлас күңелдән эшләделәр. Һәрбер хезмәттәшемә, үзешчән артистларга олы рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәктә дә шушы юнәлештә бергә булып мәдәниятыбызны үстерү,  халкыбызга хезмәт итү юлында эшләргә насыйп булсын.

Быел Балык Бистәсе оешуга –95 ел тула. Әлеге күркәм юбилейны да һәркем күңелендә якты хатирә, истәлекләр калдырлык итеп уздырырбыз дип уйлыйм. Яңа елда яңа иҗади мөмкинлекләр ачылсын, өмет-ышанычлар аклансын! Сау-сәламәт булыйк, ил-көннәребез тыныч булсын!


Нет комментариев